“Мин яратам сине, тормыш” конкурсында катнашучыларга Иосиф Кобзонның танылган җырыннан алынган юллар турында фикер йөртергә тәкъдим ителә.
Читтән торып үткәрелә торган конкурс - ел саен 200 меңнән артык кеше җыя торган “Гринландия” фестиваль хәрәкәтенең традицион өлеше. Быел ул инде 10 тапкыр үткәрелә! Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, елдан-ел катнашучылар саны гына артып калмый, аларның географиясе дә киңәя. Әйтик, узган ел жюри хөкеменә Сахалиннан алып Калининградка кадәр илнең 60 төбәгеннән 2620 шигъри һәм музыкаль эш тәкъдим ителгән иде. Конкурста шулай ук Белоруссия, Казахстан, Молдавия, Канада, Германия һәм башка якын һәм ерак чит илләрдән килгән ватандашларыбыз да катнашты.
Берничә ел дәвамында фестивальнең төп сәхнәсендә чыгыш ясау хокукы алган иң яхшы авторларны һәм башкаручыларны Иосиф Кобзон үзе сайлап алды. Соңгы 10 ел дәвамында ул оештыру комитеты рәистәше, читтән торып үткәрелүче конкурсның жюри әгъзасы булып торды, ике тапкыр — 2015 һәм 2016 елларда «Гринландия»дә зур концертлары белән чыгыш ясады. Легендар артист өчен «Гринландия» яраткан фестивальгә әйләнде.
Быел зур җыр бәйрәменә бөек артистның исеме бирелде, ә аның җырыннан «Мин яратам сине, тормыш» юллары читтән торып үткәрелүче конкурста катнашу өчен төп тема буларак сайлап алынды.
Конкурста сүз һәм музыка авторлары, композиторлар, шагыйрьләр һәм иҗат коллективлары катнаша ала. 16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балалар остаханәсе» дигән аерым номинация оештырылган.
Конкурс өч номинация буенча үткәрелә: «Төп конкурс», «Балалар өчен җырлар», «Һөнәрләр, белгечлекләр, сәләт турында җырлар».
Катнашу өчен гаризалар 2018 елның 12 ноябреннән 2019 елның 20 апреленә кадәр кабул ителә. Конкурс турында тулырак мәгълүматны һәм Нигезләмәне фестивальнең рәсми сайтында табарга мөмкин grinlandia.ru.