Казанда Яңа ел Экофестында “Камчатка аюлары. Тормыш башлану” гаилә фильмы күрсәтелә

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

ЭкоЛогично командасы LESFILM кинокомпаниясе белән берлектә тулы метражлы “Камчатка аюлары” документаль фильмын күрсәтүне оештыра. Ул 16 декабрьдә 19.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Татарстан ур., 20, «Штаб» креатив индустрия резиденциясе. Чараның модераторы: Мария Макарова — “Камчатка аюлары. Тормыш башлану” фильмының төбәк менеджеры, «Кино вакыты» дирекциясе чаралары кураторы, «Синема 5»- Казан кинотеатры амбассадоры.

Белешмә өчен: документаль фильм аюларның табигатьнең үзе тарафыннан язылган сценарий буенча,  яшәүләренең беренче елы турында сөйли. Төшерү төркеме 7 ай дәвамында Т.И.Шпиленк исемендәге Көньяк Камчатка федераль тыюлыгы территориясендә яшәгән берничә аю гаиләсен күзәтә.

Оештыручыларның максаты - тамашачыларны тыюлык территорияләрендә саклана торган табигать белән таныштыру.

“Камчатка аюлары. Тормыш башлану” фильмы - халыкара кинофестивальләр җиңүчесе, шулай ук Рус география җәмгыяте премиясе лауреаты. Картина 2018 елның иң яхшы медиапроекты дип аталган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International