Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе “Тифлоаңлатмалар. Күрү буенча инвалидлар өчен яңа социаль хезмәт” темасына фәнни-гамәли конференциядә катнашты

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

2018 елның 5 декабрендә «Реакомп» институты XVIII фәнни-гамәли конференция уздырды. Аның темасы: “Тифлоаңлатмалар. Күрү буенча инвалидлар өчен яңа социаль хезмәт”.   

Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсенең оештыру-методик һәм библиографик эшчәнлек бүлеге мөдире, югары категорияле тифлокомментатор Гөлүсә Закирова “Татарстан Республикасында тифлоаңлатмалар. Милли телдә тифлоаңлатма ясау” темасына видеомәгълүмат  белән чыгыш ясады. Татарстан тәҗрибәсе конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

Хезмәттәшләре фикеренчә, Казанның спектакльләргә  милли телдә тифлоаңлатмалар ясау тәҗрибәсе уникаль һәм башкалабыз Россиянең башка шәһәрләре арасында бу юнәлештә иң актив.

Китапханәнең матбугат хезмәте:  89033438746.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International