Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

2018 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында 12.00 -20.00 сәгатьләрдә Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча үткәрелүче  Бердәм гомумроссия кабул итү көне Россия Федерациясе дәүләт идарәсе  һәм җирле үзидарә органнарында 2013 елдан башлап уздырыла.

Гражданнарны кабул итүне үткәрү адресы: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

Кабул итүгә алдан язылу (843) 264-73-97 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International