Татарстан Республикасы Милли музеенда “Музей базары” Яңа ел бүләкләре ярминкәсе узачак

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

14-15 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда инде традициягә әйләнгән “Музей базары”  Яңа ел бүләкләре ярминкәсе узачак.

Татарстан Республикасы Милли музее күп еллар дәвамында халык һөнәрчелеген саклап калу һәм үстерү бурычын куеп эшли. Традицион кәсепләрнең бай коллекциясенә ия булу -  бу өлкәдәге  эшләрне объектив бәяләргә мөмкинлек бирә. Музей осталар белән актив хезмәттәшлек итә һәм җиденче ел рәттән  Яңа ел бүләкләре ярминкәсен оештыра.

“Музей базары”нда төп урынны Татарстан Республикасы музейларыннан катнашучылар алып тора, алар үзләренең уникаль сувенир һәм китап-нәшрият продукциясен тәкъдим итәчәк.

Чара кысаларында 14 декабрь көнне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татарстан Музейлары ассоциациясе  тарафыннан оештырылган “Музей сувениры” Республика конкурсына нәтиҗәләр ясалачак. Конкурста республика музейлары, халык сәнгать һөнәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары, һөнәрчелек белгечләре катнашты. Кунаклар игътибарына «Музей сувениры» конкурсында катнашучыларның эшләнмәләре  мини-күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

Шул ук көнне «Яңа ел алдыннан музей могҗизалары» күргәзмәсен ачу тантанасы булачак. Музей күргәзмәсенең төп темасы - күп гасырлык бүләкләр бирү традицияләре.

«Музей базары» кысаларында 14 һәм 15 декабрьдә кунакларны бүләкләр генә түгел, кызыклы мәдәни программа да көтә: фольклор һәм балалар коллективлары чыгышлары, фотозона, мастер-класслар.

Сезне Кыш Бабай һәм Кар кызы каршы алачак! Ә осталар кунакларны эксклюзив эшләнмәләр белән сөендерәчәк. Сезне Татарстан Республикасы Милли музеенда күрергә шат булачакбыз!

Белешмәләр  өчен телефон: +7(843) 292 89 84

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International