TAT CULT LAB/музыка лабораториясе кысаларында Александр Горячев, Митя Бурмистров һәм Илья Барамия лекцияләр укыячак

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

15-25 декабрьдә Казанда TAT CULT LAB / музыка арт-лабораториясе узачак.

Лаборатория кысаларында белем бирү воркшоплары, ачык лекцияләр, “түгәрәк өстәл” утырышлары һәм йомгаклау тамашасы оештырыла.

Лабораториядә катнашырга теләүчеләрдән 15 декабрьгә кадәр гаризалар кабул  ителә. Сайлап алганнан соң катнашучылар 5 командага бүленәчәк. Алар белән Валерий Коротков, Юрий Федоров, Митя Бурмистров, Ильяс Гафаров һәм Илназ Тарханов кебек билгеле профессионаллар эшләячәк.

TAT CULT LAB / музыка лабораториясенең максаты - һәвәскәрләр һәм профессионаллар арасында тәҗрибә уртаклашу өчен шартлар тудыру, аларны берләштерү, заманча татар музыкасы абруен күтәрү.

Элемтә өчен мәгълүмат: +7 917 896-71-01 (Ильвина Хаҗиева)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International