Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Дагыстанның “Лезгинка” бию ансамбле чыгыш ясаячак

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

2018 елның 11 декабрендә Татар филармониясе сәхнәсендә «Лезгинка» (Махачкала шәһәре) бию ансамбле чыгыш ясаячак.

Генераль директоры — Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты Джамбулат Магомедов. Сәнгать җитәкчесе — Россиянең атказанган артисты, Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты Зулумхан Хангереев.

Башкаручыларның төгәл  хәрәкәтләре, аларның осталыгы һәм бию тамашасының милли колориты тамашачыларны 60 елдан артык үзенә  җәлеп итеп тора. Кавказ халыклары биюләрен башкаручы ансамбль 40тан артык бию фестивалендә иң яхшы профессиональ коллектив дип танылды.

Дагыстан фольклорының матурлыгын чагылдырган күпмилләтле ансамбльдә, Дагыстан һәм Төньяк Кавказның 33 төрле халкы гына түгел, рус милләте вәкилләре дә  бар. Мондый күпмилләтле структуралы  ансамбль дөньяда бердәнбер.

Дагыстанның «Лезгинка» дәүләт академия бию ансамбле 1958 елның 6 сентябрендә оеша. Үз эшчәнлеге дәверендә коллектив дөньяның 65 илендә булган, профессиональ коллективлар арасында үткәрелгән 48 дөньякүләм танылган фольклор бию фестивалендә җиңү яулаган.

Юбилей 2018 ел  туры программасына, яңа биюләрдән тыш, ансамбль репертуарының тамашачыга яхшы  таныш номерлары да кергән.

Аккредитация 89053126758 телефоны буенча (Зимфира Гыйльметдинова) яки press@tatfil.ru элекрон адресы буенча үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International