2018 елның декабрь ае «Татаркино» дәүләт учреждениесе өчен «Фестивальное» кинокафесы ачылуы белән истә калачак. Бу кафе яңа форматтагы кино чараларын оештыру һәм уздыру мөмкинлеге бирә һәм милли кинематографны үстерү өчен үзенчәлекле мәйданчык булачак.
Кинокафе атамасы Татарстанның иң зур кинофорумы булган Казан халыкара мөселман киносы фестивале белән бәйле. Казан өчен уникаль булган «Мир» кинотеатры концепциясе дә игътибарга алынган, биредә гадәти прокат фильмнарыннан тыш, төрле жанрдагы фестиваль кинолары күрсәтелә.
«Татаркино» кинокафе базасында яңа фильмнарны тәкъдир итү, дискуссияләр, танылган актерлар, режиссерлар белән иҗади очрашулар уздыру өчен даими киноклуб оештырырга планлаштырыла.
«Фестивальное» кинокафесы эше, шулай ук Татарстанда әйдәп баручы кинематографлар оешмасының 2018 елдагы эш нәтиҗәләре турында “Татаркино” директоры Миләүшә Айтуганова сөйләячәк.
Хөрмәтле журналистлар!
Сезне 17 декабрь көнне 11.00 сәгатьтә яңа «Фестивальное» кинокафесында (Достоевский ур., 30 йорт ,«Мир» кинотеатры, 2 кат) узачак «Татаркино» дәүләт учреждениесенең йомгаклау матбугат конференциясенә чакырабыз. Керү аккредитация буенча.
Матбугат конференциясенә теркәлү pr@tatarkino.ru эл.почтасы аша башкарыла.
(Регина Шиһабетдинова, 8-937-298-12-20).