Краснодарда Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсенең “Минем йортым Россия. Сукырлар өчен китап-навигатор” проекты тәкъдир ителде

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Тәкъдир итү чарасы “Махсус һәм иҗтимагый китапханәләрнең туган якны өйрәнү һәм тифлоаңлатмалы  эшчәнлеге” төбәк семинары кысаларында узды. Семинар Краснодар крае Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Краснодар краеның А. П. Чехов исемендәге сукырлар  өчен  китапханәсе тарафыннан оештырылды.

“Минем йортым Россия. Сукырлар өчен китап-навигатор” проектын Рус география җәмгыятенең Краснодар төбәк бүлегенең мәгълүмати-аналитик үзәге белгече, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы Дмитрий Билец тәкъдим итте. Ул Татарстан Республикасының сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсенең уникаль инициативасы турында сөйләде, проект Рус география җәмгыяте гранты ярдәмендә тормышка ашырылды. 

Семинарда катнашучыларга видеомәгълүмат белән  проект авторы, китапханәнең оештыру-методик һәм библиографик эшчәнлеге буенча мөдире, югары дәрәҗәдәге тифлокомментатор Гөлүсә Закирова чыгыш ясады. Ул проектны төзү тарихына тукталды һәм Краснодар коллегаларын һәм укучыларын Казанга чакырды.

Исегезгә төшерәбез, сукырларны һәм начар күрүчеләрне Россияне  өйрәнү эшенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән әлеге социаль-агарту  проекты элек Мәскәү, Казан, Чуашстан һәм Марий Элда тәкъдим ителгән иде. Агымдагы елның язында проект Рус географик җәмгыятенең Краснодар төбәк бүлеге тарафыннан оештырылган "Бәллүр компас" премиясе конкурсында катнашты.

Китапханәнең матбугат хезмәте (89033438746)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International