Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Яңа ел могҗизасы» күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Яңа ел алдыннан, 2018 елның 1 декабреннән 30 декабренә кадәр, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре «Яңа ел могҗизасы» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итәләр.

Яңа ел - иң серле, тылсымлы бәйрәм. Аны балалар да, өлкәннәр дә көтеп ала. Күргәзмәдә күп кенә кызыклы һәм файдалы мәгълүматлы  газета-журналлар тәкъдим ителә: Яңа елны ничек һәм нәрсә белән каршы алырга, бу бәйрәм өстәлендә нинди ризыклар булырга тиеш, якын кешеләреңә нәрсә бүләк итәргә кирәк... Яңа ел могҗизасын көткәндә багуларга һәм йолдызнамәләргә дә ышану арта...

Бәйрәм мохитенә рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International