2018 елның 10 декабрендә 18.30 сәгатьтә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә XI “Филармониада”ның алтынчы көнендә - СССРның халык артисты Людмила Чурсинаның иҗат кичәсе була.
Людмила Чурсина 50 елдан артык театрда хезмәт итә, кино һәм сериалларда төшә, хәзерге вакытта Россия Армиясе театры актрисасы.
Людмила Чурсина «Щит и меч», «Донская повесть», «Когда деревья были большими», «Угрюм-река», «Сказ про то, как царь Пётр арапа женил» кебек атаклы совет фильмнарында, шулай ук ««Интерны», «Закрытая школа», «Два отца и два сына», «Маргоша» кебек заманча популяр сериалларда уйнаган.
Тамашачылар белән очрашуда ул үзенең театр тормышы тарихы турында сөйләячәк, шулай ук Александр Пушкин, Анна Ахматова, Марина Цветаева һәм Александр Блокның яраткан шигырьләрен укып чыгачак. Шулай ук «Журавушка», «Виринея», «Любовь Яровая», «Идеальный муж» һәм башка спектакль һәм фильмнардан өзекләр күрсәтеләчәк.
Аккредитация 89053126758 телефоны (Зимфира Гыйльметдинова) яки press@tatfil.ru электрон адресы буенча үткәрелә.