Казан яшь тамашачы театрында «БАЛ.БЕСЫ.» спектакленең премьерасы булды

2018 елның 7 декабре, җомга

2018 елның 6 декабрендә Казан яшь тамашачы театры сәхнәсендә 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен “Бал. Бесы.” спектакленең премьерасы булды (Ф.М. Достоевскийның “Бесы” романы буенча театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов тарафыннан  куелган).

Премьера тулы аншлаг белән узды.

Актерларның оста уены, образларның төрлелеге, хис – кичерешләр палитрасы, декорацияләрнең минимализмы һәм режиссерның Достоевский әсәрен стандарт булмаган форматта җиткерүе - болар барысы да триумфның нигезен тәшкил итте.  

Нәтиҗә ясап, «Бал.Бесы.» спектакленең тамашачыларда соклану хисләрен уятуын әйтергә кирәк. Алар тулы һәм эчтәлекле куелыш өчен  артистлар һәм иҗат төркемен алкышларга күмде.

Спектакльдә театрның яшь артистлары Илнур Гарифуллин, Камил Гатауллин, Егор Белов, Владислав Львов, Эльвина Булатова, Эльмира Рәшитова, Гүзәл Вәлишина, Полина Малых уйнады.

Спектакль куюда катнаштылар:         

Режиссер - Туфан Имаметдинов;

Рәссам – Лилия Имаметдинова;

Хореограф - Марсель Нуриев;

Музыкаль бизәлеш - Туфан Имаметдинов, Камил Гатауллин;

Ут буенча рәссам - Николай Романов.

Спектакльнең дәвамлыгы: 1 сәгать 30 минут.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, спектакль «Театр - балаларга» федераль партия проекты кысаларында куелган.

Исегезгә төшерәбез, әлеге проектта Татарстан Республикасыннан балалар һәм яшьләр өчен эшләүче дүрт дәүләт театры катнаша: Казан яшь тамашачылар театры, Чаллы курчак театры, Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры һәм “Әкият” Татар  дәүләт курчак театры.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International