2018 елның 7 декабрендә 18.30 сәгатьтә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Филармониада» XI Халыкара сәнгать фестивале кысаларында үзенең музыкаль экспериментлары белән бөтен дөньяга танылган «Рус стиле» шоу-оркестры (Мәскәү шәһәре) «Folk The Rock» шоу-программасын тәкъдим итә.
“Рус стиле” шоу-оркестры - дөньякүләм музыкаль мирасны һәм рус фолк-яңгырашын берләштерүче 12 яшь артисттан торган уникаль проект. Коллектив стереотипларны җимерә, рус халык уен коралларының гадәти яңгырашы турында күзаллауларны үзгәртә. Бу - академизм кысаларыннан чыккан дөньяда беренче рус оркестры.
"Рус стиле” Шоу-оркестрына 5 ел дәвамында башкаланың иң зур заллары — Крокус Сити Холл, Gagarin Space һәм легендар Эстрада Театры тамашачылары кул чапты. Оркестрның эксклюзив концерты Казанда беренче тапкыр 7 декабрьдә була.
“Folk The Rock” концерт программасы - Россиядә халык уен кораллары оркестры катнашында бердәнбер сәхнә тамашасы.