Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә XI "Филармониада"ның өченче концерты була

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

6 декабрьдә 18.30 сәгатьтә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Филармониада» XI Халыкара сәнгать фестивален Украинаның халык артисты, гитарачы-виртуоз, кырым-татар музыканты һәм «тэппинг» техникасы остасы  Энвер Измайлов дәвам итә.

Энвер Измайлов, көнбатыш композиторларының  тәҗрибәләре турында бернәрсә дә белмичә, СССРда  мөстәкыйль рәвештә «тэппинг» техникасына нигез сала, аңа «спайдер»  дигән исем бирә (инглиз теленнән «паук» дигәнне аңлата), уйнау техникасы үрмәкүчнең пәрәвез буенча хәрәкәт итүенә охшаш. 

Бүген Энвер Измайловның репертуарында төрле халыкларның һәм мәдәниятләрнең бик күп музыкаль әсәрләре бар.

“Спайдер” программасында:

- Авторлык һәм дөнья музыкасы композицияләре.

Концертка аккредитация 89053126758 телефоны (Зимфира Гыйльметдинова) яки press@tatfil.ru электрон адресы  буенча үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International