С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында “Шәмнәр яктысында музыка” циклының чираттагы концерты була

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елның 9 декабрендә 15.00 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында “Шәмнәр яктысында музыка” циклының чираттагы концерты була. Бу юлы Татарстан Республикасы Дәүләт кыллы квартеты артистлары тамашачылар игътибарына «Искиткеч Вивальди. Италия бароккосы» программасын тәкъдим итә.

Концерт Антонио Вивальди тууына 340 ел тулуга багышланган. “Италия бароккосы” ның иң билгеле  вәкиле, искиткеч скрипач, дирижер һәм композитор Вивальди бай музыкаль мирас калдырган: 500гә якын инструменталь һәм оркестр концерты, кантаталар, опералар. А. Вивальди музыкасы белән беррәттән концертта Италиянең башка  композиторлары Ф. Карулла, Б. Марчелло, Т. Альбинони әсәрләре яңгыраячак.

“Шәмнәр яктысында музыка” абонементы – Татарстан Республикасы Дәүләт кыллы квартеты башкаруында камера музыкасы кичәләре. Музыкантларның югары башкару осталыгы, музыкаль жанрларның һәм стильләрнең төрлелеге - болар барысы да төрле буын  вәкилләре өчен кызыклы. Абонемент 15 елдан артык уздырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International