Ташкентта Татарстанның «Мулла» фильмы "PROlogue-2018" IV халыкара кинофестиваленең шорт-листына керде

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

26-30 ноябрь көннәрендә Ташкент шәһәрендә илебезнең һәм чит илләрнең танылган актерлары, режиссерлары, операторлары һәм продюсерлары катнашында "PROlogue" IV Халыкара кинофестивале узды. Ачылу һәм ябылу  тантанасы Ташкент шәһәрендә Алишер Навои исемендәге Дәүләт Зур академия театрында узды.

Ташкент кинофестивале дүрт көн дәвам итте. Ачылыш тантанасы кысаларында күрсәтелгән илнең “Скорпион”  блокбастеры премьерасыннан соң, мастер-класслар, конкурс программасы киноларын күрсәтү, презентацияләр һәм күргәзмәләр башланып китте. Фильмнар  арасында Владимир Меньшов, Сергей Шакуров, Джаник Фәйзиев, Михаил Пореченков, Сергей Сельянов, Сергей Астахов һәм  Россиянең башка танылган актерлары, режиссерлары, операторлары катнашында төшерелгәннәре  бар иде.

Premier Hall кинотеатрында кинофестивальнең шорт-листына кергән «Мулла» тулы метражлы фильмы күрсәтелде. Фильмны продюсеры һәм композиторы Марат Әхмәтшин тәкъдим итте.

Фестивальнең дүрт көнендә күрсәтелгән тулы метражлы һәм кыска метражлы фильмнар белән 16 меңгә якын кеше танышты.

Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиллегендә Марат Әхмәтшин белән очрашу булды. Анда татар җәмәгатьчелегенең «Мулла» фильмын югары бәяләве әйтелде  һәм аны төшерүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерелде. Шулай ук киләсе 2019 елда Үзбәкстан

Республикасында узачак Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында фильмны киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү теләге булуы да белдерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International