4 декабрьдә күрү буенча инвалидларга мәгълүмати-китапханә хезмәте күрсәтүне иң яхшы оештыруга багышлап муниципаль китапханәләр арасында үткәрелгән конкурс комиссиясенең йомгаклау утырышы булды

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Конкурс республика китапханәләренең күрү буенча инвалидларга хезмәт күрсәтү эшчәнлеген активлаштыру һәм камилләштерү максатыннан оештырылган, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән һәм 2018 елга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы планында бар.

Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе.

Конкурска Татарстан Республикасының 7 муниципаль районыннан иҗади эшләр (проектлар, иҗади хисаплар, күзәтүләр, презентацияләр һәм башка материаллар) тәкъдим ителде.

Конкурс комиссиясе катнашучылар  эшләренең конкурс максатларына, бурычларына һәм таләпләренә туры килүен билгеләп үтте. Жюри әгъзаларының фикер алышу һәм тавыш бирү нәтиҗәсендә конкурс комиссиясе 5 җиңүчене ачыклады. Аларга  кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар бирелде. Җиңүчеләр исемлеге белән Республиканың  сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International