2018 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Милли музее “Олысыннан кечесенә кадәр” дип исемләнгән әдәби марафонда катнашачак.
Татарстан Республикасы Милли музее Идел буе һәм дөнья халыкларының матди предметларын гына түгел, матди булмаган мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру бурычын куя. Музей «Союзмультфильм» һәм «Билайн» компаниясе ярдәмендә Google компаниясе оештырган “Олысыннан кечесенә кадәр” проектына кушыла. Әдәби марафон 2018 елның 10 декабрендә Россиянең алты шәһәрендә, шул исәптән, Казанда да узачак. Чара балачактан таныш әкиятләрнең яңа укылышына багышлана.
Тамашачылар өчен үзенчәлекле әкият дөньясын булдыру өчен, оештыручылар беренче тапкыр Google Tilt Brush виртуаль чынбарлыгында 3D-рәсем технологиясен кулланалар.
Татарстан Республикасы Милли музееның проект мәйданчыгы буларак сайланган “XVIII гасырда Казан губернасы” экспозициясе әкиятләр уку өчен бик уңайлы урын. Нәкъ менә биредә Екатерина IIнең XVIII гасыр уртасындагы дворян каретасы тәкъдим ителгән, әйтерсең лә, ул тылсымлы риваятьләр чорыннан килгән, ә интерьердагы көмеш, пыяла, фарфор предметлар, шулай ук бөек императорларның портретлары әкияти атмосфераны тагын да тулыландыра.
Проектта танылган кешеләр һәм гадәти интернет-кулланучылар катнашачак. Бөтен Россиядән 300дән артык кеше проектка җәлеп ителгән, алар 70кә якын халык һәм авторлык әкиятләрен укып ирештерәчәк. Әсәрләр арасында “Камыр-Батыр” татар халык әкияте дә бар. 30 ноябрьгә кадәр кастингта катнашу өчен гариза биргән нәфис сүз осталарын сайлап алу белән баш режиссер Наталия Анастасьева командасы шөгыльләнә. Проектның кураторы - Фекла Толстая.
ТР Милли музее матбугат хезмәте телефоны: +7(843)292-32-18.