2018 елның 7 декабрендә Казандагы Рус музееның Мәдәни-күргәзмә үзәгендә күренекле Россия кинорежиссеры Андрей Тарковский иҗатына багышланган күргәзмә ачыла. Кино сәнгате остасы Андрей Тарковский – кино дөньясына яңа эстетика һәм фәлсәфә алып килгән рәссам, алар бүгенге көндә дә актуаль булып кала. Күргәзмәдә режиссерның үзенең, аның белән бергә эшләгән фотографларның, хезмәттәшләренең һәм дусларының фотографияләре урын алган. Экспозициядә Георгий Пинхасов, Арво Ихо, Сергей Бессмертный, Григорий Верховский һәм башка авторлар тарафыннан фильмнардан төшерелгән фоторәсемнәр куелган. Күргәзмәнең аерым бер өлешен «Мосфильм» киноконцерны тарафыннан тәкъдим ителгән кадрлар һәм иҗат мизгелләре тәшкил итә.