12 декабрь көнне 11.00 сәгатьтә журналистлар өчен Татар дәүләт “Әкият” курчак театрында Фәнис Яруллин әкияте нигезендә Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куелган “Йолдыз тапкан кыз” премьерасы була. Спектакль Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның 80 еллык юбилеена багышлана.
Спектакль - "Бердәм Россия" партиясенең "Театрлар - балаларга" федераль программасы кысаларында куела.
Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Илдус Зиннуров, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;
Рәссам –Татьяна Мельникова, Россиянең “Алтын битлек” театраль премиясе номинанты (Санкт-Петербург);
Композитор – Мәсгүдә Шәмсетдинова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (АКШ);
Аранжировка – Юрий Чаплин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;
Пластика – Гүзәл Маннапова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
«Йолдыз тапкан кыз» спектакле Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллин истәлегенә багышлана.
Быел аңа 80 яшь тулган булыр иде.
Аккредитация өчен телефон:
8 9046 65 18 14 (Дилия Шаязданова)