Венгриянең Генераль консуллыгы Кино көннәре буенча матбугат конференциясенә чакыра

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

7 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Венгриянең Казандагы Генераль консуллыгында (Спартак ур., 6; 5 кат) Венгрия киносы көннәренә багышланган матбугат конференциясе узачак. Кино чарасы кысаларында казанлыларга Венгрия кинематографының соңгы еллардагы иң яхшы үрнәкләре, шулай ук башка илләргә дә яхшы таныш  кинокартиннар күрсәтеләчәк. Венгрия киносы көннәре 13-16 декабрь көннәрендә “Мир” кинотеатрында узачак.

Программаның үзенчәлекләре һәм аның әһәмияте турында матбугат конференциясендә Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Шифтер һәм «Татаркино» дәүләт учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова сөйләячәк.

Матбугат конференциясенә аккредитация pr@tatarkino.ru электрон адресы буенча үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International