Татарстан Композиторлар берлегендә “Sofia – ensemble” заманча музыка ансамбленең беренче концерт-презентациясе узачак

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

10 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге залында «Wave» программасы белән «Sofia - ensemble» заманча музыка ансамбленең беренче концерт-презентациясе узачак.

“Sofia-ensemble” – Казанның  заманча музыка башкаручы яшьләр коллективы. Алар тыңлаучыларны  Казан авторларының яңа көйләре белән таныштыру, шулай ук тамашачыларга ХХ гасыр дөнья авангарды классикасы әсәрләрен, ХХI нче гасыр Россия һәм чит ил композиторлары музыкасын җиткерү  бурычын куялар.

Ансамбль Россия Композиторлар берлегенең Яшьләр бүлеге, Россия музыка берлеге һәм С. Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге ярдәмендә оештырылган.

«Sofia-ensemble» беренче концертының «Wave» программасы Казанның Ләйсән Абдуллина, Роман Пархоменко, Алсу Сөнгатуллина, Лилия Исхакова, Инна Хисмәтуллина, Елена Шипова, Илдар Камалова, Байару Такшина, Миләүшә Хәйруллина кебек яшь буын авторларының иң яңа музыкасыннан тора.

 Концертка рәхим итегез! Керү ирекле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International