Казанда ябык форматта «Инсаф» фильмы күрсәтеләчәк

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

6 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы кинозалында (Копылов ур., 2а) ябык форматта  «Инсаф» тулы метражлы уен фильмы күрсәтелә. Картина татар телендә, ул рус субтитрлары белән тәкъдим ителәчәк. Кинотасманы караганнан соң иҗат төркеме белән очрашу була. Фильм халык язучысы Рабит Батулланың  "Кичер мине, әнкәй" пьесасы буенча төшерелгән, кино күрсәтүгә автор үзе дә махсус кунак булып чакырылган.

Әлеге лирик комедия ике ел дәвамында Югары Ослан районының Бакчасарай авылында төшерелгән. Сценарий буенча, яшүсмер Инсаф лотереяда зур суммада акча ота, бу вакыйга сәбәпле тирә-яктагы һәркемнең тынычлыгы югала. 

Фильмда Татарстанның атказанган артистлары Фирүзә Зиннәтуллина, Илфат һәм Энҗе Камалиевлар, Фәнис һәм Алия Кәлимуллиннар, Гөлнара Абитова һәм Фернат Насыйбуллин катнаштылар. Төп рольне Инсаф Һидиятуллин башкарды, ә аның дус кызы - Илүсә Кәлимуллина. Картинада барлыгы 20дән артык актер катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International