Казан дәүләт мәдәният институтын төрле елларда тәмамлаучыларның очрашуы узды

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

1 декабрьдә “Казан дәүләт мәдәният институты” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә югары уку йортының 50 еллыгына багышланган чаралар кысаларында төрле еллардагы чыгарылыш студентлары очрашуы узды.

Безнең уку йорты стеналарында берьюлы шулкадәр чыгарылыш укучылары җыелганы юк иде әле! Хәтта иң беренче чыгарылыш студентлары килде. Алар Казан дәүләт мәдәният институтын моннан 45 ел элек тәмамлаган! (фото 2). Концерт залында аларны алкышларга күмеп, аягүрә каршы алдылар.  Без яңа традициягә нигез салдык - декабрьнең һәр беренче шимбәсендә мәдәният институтын тәмамлаучылар белән очрашу уздырылачак. Киләсе елда вузны тәмамлаучылар форумын оештыру планлаштырыла!

“45 чыгарылыш студентлары очрашуы” чарасы кысаларында “түгәрәк өстәл” форматында Татарстан Республикасында мәдәниятне үстерү мәсьәләләре һәм проблемалары, студентларны максатчан укыту темасына  фикер алышу оештырылды, шулай ук чыгарылыш укучылары ассоциациясен төзү ниятләре турында килешү имзаланды, Резолюция кабул ителде.

Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды, анда Казан дәүләт мәдәният институты студентлары һәм аны тәмамлаучылар катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International