2018 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Театр ур., 5 йорт) интеллектуаль яктан сәләтле балалар - Казан шәһәре Вахитов районының “Солнце” махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәге Урта гомуми белем бирү мәктәп-интернатының 5-7 нче сыйныф укучылары - өчен Ачык ишекләр көне узды.
Программа “Үзгәрүче дөньяда китапханә: тарих һәм хәзерге заман” дигән презентация белән тәкъдим ителде. Сәнгать бүлеге хезмәткәрләре мавыктыргыч, уен формасында китапханә структурасы, аннан файдалану кагыйдәләре, фонд составы, каталоглар һәм картотекалар системасы, документларны электрон эзләү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Укучылар өчен махсус иң кызыклы, матур һәм гадәти булмаган китаплар тупланган иде. Сәнгать бүлегендә цифрлы фортепиано, балалайка, гармун, маракас, гитара, скрипка һәм башка музыка кораллары белән танышып булды.
Ачык ишекләр көненең нәтиҗәсе буларак, китапханә укучылары сафлары яңа әгъзалар белән тулыланды. Очрашуда катнашкан 43 кеше шул ук көнне укучылар билетын рәсмиләштерде.