Танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Зәкуанның йөрәге тибүдән туктады.

2018 елның 2 декабре, якшәмбе

Рөстәм Зәкуан 1957 елның 25 маенда Татарстанның Азнакай районы Үчәлле авылында туа. Башта туган авылында сигезьеллык, аннан соң Тымытык авылында урта мәктәпне тәмамлый. Шул елларда ук аның беренче мәкаләләре, хезмәт кешеләре турындагы язмалары «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») һәм «Маяк» район газетасында басыла башлый.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рөстәм туган авылында бер ел шофер булып эшли. 1975-1980 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем ала. Республиканың «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре» һәм район газетасында аның дистәләгән очерк, зарисовкалары дөнья күрә, ул үзен оста журналист итеп таныта. Университетта актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара, язучылар һәм шагыйрьләр белән аралаша, татар халык хорында җырчы була, татар драма түгәрәге әзерләгән спектакльләрдә баш рольләрне башкара.

Республика, район газеталарына эшкә чакыруларына да карамастан, ул 1980 елда туган авылы Үчәллегә хуҗалык рәисе урынбасары булып эшкә кайта. Озак та үтми, авылның партия оешмасына җитәкчелек итә башлый. Ә 1985 елда аны  «Янтарь» совхозына директор итеп билгелиләр.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен 1998 елда Рөстәм Зәкуанга «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән исем бирелә.

Рөстәм Зәкуанның әсәрләрендә тасвирланган авыл кешесенең уй-кичерешләре, язмышы, авылның үткәне һәм бүгенгесе - аның авылда үткәргән елларының иҗади чагылышы ул.

2000 елда Рөстәм Зәкуан Әлмәт шәһәрендәге «Татнефть» берләшмәсенең эшчеләрне тәэмин итү идарәсенә директор урынбасары,  2001-2004 елларда Азнакайда район һәм шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшли. 2004 елда Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып сайлангач, Парламентның икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә.

Рөстәм Зәкуан - дистәгә якын шигъри җыентык авторы. Ул әсәрләрендә бай тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, татар халкының фаҗигале тарихын, авыл кешесенең каршылыклы кичерешләрен тасвирлый. Аның шигырьләре туган якка чиксез мәхәббәт белән сугарылган. Шагыйрьнең бүгенге заманның җитешсезлекләренә сатирик карашы да үзенчәлекле. 

Рөстәм  Зәкуан  2007 елдан алып Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып торды.

Язучыга үз эшенә бирелгәнлек, зур җаваплылык, кешеләрне ярату кебек сыйфатлар хас иде. Рөстәм Зәкуанның күпкырлы иҗади эшчәнлеге халкыбызның алыштыргысыз милли байлыгына әверелде.  

Аның якты истәлеге күңелләребездә мәңге  сакланыр.

И.Х.Әюпова, Р.А.Ратникова, М.З.Шайдуллин, Р.И.Вәлиев, Д.Х.Салихов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International