2018 елның 5 декабрендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда Әдәби салонның Һади Такташ һәм Муса Җәлил исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәтнең юбилеена багышланган “Кешеләрдә елмаю эзлим” дигән чираттагы утырышы узачак.
Хыялый, табигатьне һәм кешеләрне ихластан тоемлаучы Рәмис Аймәт яшь чагыннан ук иҗат белән кызыксынган, аеруча музыка һәм шигъриятне яраткан. Аның «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарында, «Казан утлары», «Идел» журналларында басылып чыккан шигырьләре әдәби җәмәгатьчелек игътибарын үзенә җәлеп иткән.
1995-1998 елларда ул Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшли, 2001 елда Язучылар Берлеге составына керә. Рәмис Аймәт үзенең 15 ел гомерен музей эшенә багышлый: 1998 елда Шәриф Камал музее директоры ( 1998-2002), 2002 елда Г. Тукай әдәби музее директоры (2002-2013) була, шул вакытта үзен әдәби күргәзмәләр һәм кичәләрне, иҗади очрашуларны оста оештыручы итеп таныта. Аның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә Габдулла Тукай музее Казанның әһәмиятле мәдәни үзәкләренең берсенә әйләнде.
Хәзерге заман татар шигъриятендә Рәмис Аймәт җыр иҗаты белән бәйле иң актив шагыйрьләрнең берсе булып санала. Ул А. Ахматова, Б.Пастернак, А. С. Пушкин, Р. Гамзатов шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итә, аның танылган төрек шагыйре Орхан Вели (2017) шигырьләренең тәрҗемәләре аерым җыентык булып басылып чыга.
Әдәби салон утырышында шагыйрьнең фикердәшләре, иҗат дуслары һәм шигърият сөючеләр катнашачак.
Тарих һәм мәдәният бүлеге телефоны: +7(843)292-66-16.