Япониянең Россиядәге һәм Россиядәге Япония елы кысаларында Татарстанда үткәрелгән Япония мәдәнияте көннәре – Казандагы октябрь азагы һәм ноябрь башында булган вакыйгалар арасында иң кызыклы һәм эчтәлеклесе булгандыр.
Әлбәттә, вакыйга статусын Япониянең Россия Федерациясендәге Илчесе Кодзуки әфәнде белән аның хатыны катнашуы күтәрде.
«Казан Кремле» музей - тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында узган Мәдәният көннәрен ачу тантанасында, Япония Илчесеннән тыш, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан Кремле музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, "Сакура" Татар-япон мәдәни-мәгълүматый үзәге директоры Асия Садыйкова катнашты.
Үз чыгышларында алар барысы да Россия һәм Япония арасында мөнәсәбәтләрне үстерүнең зур әһәмиятен, Япония мәдәниятенең үзенчәлеген билгеләп үттеләр, шулай ук мәдәниятнең, төрле халыклар һәм цивилизацияләр арасында диалог урнаштыруда иң нәтиҗәле чара буларак, роле турында сөйләштеләр. Тантаналы чара Япония һәм Татарстан рәссамнарының эшләре тәкъдим ителгән күргәзмә фонында узды.
Япония мәдәнияте көннәре программасы КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты базасында "Россия-Япония: сәясәт, тарих һәм мәдәният" дигән эчтәлекле фәнни-гамәли конференция белән тәмамланды.