Татарстан Республикасы Милли музеенда Лев Николаевич Толстойны искә алу көне узачак

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

2018 елның 20 ноябрендә, Татарстанда Лев Толстой елын  үткәрү кысаларында һәм бөек рус язучысының үлеменә 108 ел тулуга багышлап, Татарстан Республикасы Милли музее Л. Н. Толстой скверындагы  язучы һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы белән тантаналы чара үткәрә.

Милли музей фондларында Л. Н. Толстой исеменә бәйле уникаль әйберләр саклана. Казанда үткән еллары булачак язучының тормышында мөһим вакыйга булган, рухи үсеш вакыты, тормыш мәгънәсен  эзләү һәм әхлакый камилләшү идеяләренә нигез салынган чор. Казанда бу шәхес белән бәйле истәлекле урыннар сакланып калган һәм торгызылган.

Татарстан Республикасы Милли музее күренекле язучы һәм фәлсәфәченең иҗатын сөючеләрне 20 ноябрь көнне 12.00 сәгатьтә Л.Н.Толстой скверына чакыра. Заявкалар буенча “Казанның Толстой урыннары буенча” җәяүле экскурсияләр оештырыла.

ТР Милли музее матбугат хезмәте телефоны: +7(843)292-32-18.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International