Республикада үткәрелгән Г.Р.Державин шигырьләрен укучылар конкурсының финалистлары билгеле булды

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

2018 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган Г.Р.Державинның шигырьләрен укучылар конкурсы Татарстан Республикасының барлык почмакларыннан 300дән артык катнашучыны берләштерде. Иң күп гаризалар Казан, Әлмәт, Арчадан, шулай ук Татарстанның Алексеевск, Лаеш, Саба районнарыннан килде.

Жюри алдында катлаулы бурыч куелды: күпсанлы катнашучылар арасыннан финал турында ярышачак иң сәләтлеләрен сайлап алу. Шунысы куанычлы: укучыларның күбесе  Г.Р.Державин һәм А.С.Пушкин шигырьләрен укыды. Традицион рәвештә читтән торып үткәрелгән турда җиңүчеләр урта гомуми белем бирү учреждениеләре, гимназия, лицей, урта махсус уку йортлары һәм колледжлары укучылары, шулай ук югары уку йортлары студентлары арасында билгеләнде.

Финалистларны чын күңелдән котлыйбыз! Исегезгә төшерәбез, конкурсның финалы 2018 елның 2 ноябрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Тукай клубында (Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14) узачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International