VII Халыкара «Туганлык» төрки театр фестивален (алга таба – Фестиваль) оештыручылар - Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Уфа шәһәр округы хакимияте, М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры, Башкортстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге.
ФЕСТИВАЛЬНЕҢ МАКСАТЛАРЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ:
Фестиваль Россия Федерациясе составындагы республикаларда һәм чит илләрдә яшәүче төрки телле халыкларның театр мәдәниятләрен саклап калу һәм үстерү, шулай ук хәзерге төрки телле театр дөньясында барган реаль процессларны анализлау максатыннан үткәрелә.
Фестивальнең төп бурычы - төрки телле театр сәнгатен үстерү һәм театр эшлеклеләренең иҗади башлангычын стимуллаштыру.
Конкурс ике этапта узачак.
Фестивальдә катнашу өчен заявкаларны, спектакль видеоязмасы белән бергә, aiselu83@mail.ru адресы буенча фестивальнең программа директоры Айсылу Сәгыйтовага җибәрергә кирәк. Шулай ук аларны Оештыру комитетына 2018 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түбәндәге адрес буенча да кабатлау сорала: 450077, Башкортстан Республикасы, Уфа шәһәре, З. Вәлиди урамы, 34 йорт, М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры.
e-mail: tuganfest@mail.ru
Элемтә өчен: (347) 273-47-43, 273-81-27, факс (347) 272-73-10.
Фестиваль Уфа шәһәрендә 2019 елның 23 маеннан 30 маена кадәр уздырыла.