Түбән Кама дәүләт татар драма театры Халыкара Төрки театрлар фестивалендә катнаша

2012 елның 11 апреле, чәршәмбе
14-24 апрельдә Коньяда (Төркиянең иң зур шәһәрләреннән берсе) «Мең тын алу һәм бер тавыш» дип аталган Бишенче Халыкара Төрки театрлар фестивале уза.
Фестиваль программасы Оештыру комитеты тарафыннан ел дәвамында төрле илләр театрларыннан килгән заявкаларны карап тикшергәннән соң формалаштырылган. Төркия Республикасы Мәдәният һәм туристлык министрлыгының дәүләт театрлары дирекциясе белән беррәттән фестивальне оештыруда Халыкара төрки мәдәниятләр оешмасы (ТЮРКСОЙ) да катнашты.
Быел фестивальдә Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Башкортостан һәм Татарстан, Македония, Косово, Төньяк Кипр Төрек Республикасы театрлары катнаша. Ун көн дәвамында фестивальнең ике сәхнәсендә 12 театр коллективы башкаруында 24 спектакль күрсәтеләчәк.
2012 елның 21 апрелендә Конья Дәүләт театры сәхнәсендә Түбән Кама театры Рөстәм Галиевның Набирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган “Бүре каны” спектаклен күрсәтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International