Конкурс Пермьдә уза. Жюри составына легендар биюче Жак д'Амбуаз (Америка), япон биючесе Морихиро Ивата һәм балерина Юкари Сайто, хореографлар Дитмар Зайфферт (Германия) һәм Раду Поклитару (Украина) һәм башкалар бар.
10 апрельдә Пермь опера һәм балет театрында конкурсның икенче туры тәмамланды. Финалда катнашу өчен 6 илдән 29 биюче сайлап алынды. Алар арасында Татар опера һәм балет театрының өч солисты - Кристина Андреева, Олег Ивенко һәм Давид Залеев та бар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова «Казан — Ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» программасы чараларын Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә ачты.