Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Казанда беренче тапкыр Диана Вишнёва балет фестивале уза
2012 елның 11 апреле, чәршәмбе
13-15 апрельдә Казанда, М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры сәхнәсендә Бөтен дөньяда мәшһүр балерина Диана Вишнёва фестивале уза.
Россиянең Халык артисты, Мария театры (Санкт-Петербург) һәм Американың балет театры (Нью-Йорк) солисты Татарстан башкаласында «Диана Вишнёва һәм дөнья балеты йолдызлары» дип аталган заманча хореография гала-концерты (15 апрель) бирәчәк, шулай ук «Жизель» классик спектаклендә чыгыш ясаячак (13 апрель).
Хөрмәтле журналистлар!
12 апрельдә 15.00 сәгатьтә опера һәм балет театрының Алсу кунак бүлмәсендә Фестивальгә багышланган матбугат конференциясе уздырыла.
Катнашалар:
- балерина, Россиянең Халык артисты Диана Вишнёва (Мария театры, Американың балет театры);
- биюче Марсело Гомес (Американың балет театры);
- Диана Вишневаның Балет сәнгатенә булышлык фонды президенты Виктор Вишнев (Санкт-Петербург).
Диана Вишневаның рәсми сайты: www.vishneva.ru
Конференциядә катнашуыгызны раслап хәбәр җибәрүегезне үтенәбез: e-mail
press@kazan-opera.ru яисә тел. 231 57 32, 8 927 4128275
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
май, 2026 ел
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдә милли коллективлар фестиваль-форумын ябу тантанасында чыгыш ясаячак
30 майда П.И. Чайковский исемендәге концертлар залы сәхнәсендә РФнең атказанган, ТРның халык артисты Айрат Хәмитов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. Әлеге концерт Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы ярдәмендә узачак Россия милли һөнәри иҗат коллективлары берлеге фестиваль-форумының финал аккорды булачак.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы мәдәният министрының музейлар көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле Татарстан музейлары хезмәткәрләре! Сезне Халыкара музейлар көне белән котлыйм! Бу көн – тирән һөнәри белемнәрне генә түгел, рухи байлык, дөнья тарихына һәм сәнгатькә булган олы мәхәббәтне тану һәм бәяләү символы.
14
май, 2026 ел
«Казан — Ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» программасы чаралары Казанда старт алды
Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова «Казан — Ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» программасы чараларын Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә ачты.
Халыкара музейлар көнендә «Татарстан кинематографы тарихы» дигән беренче даими экспозициянең тәкъдиме уза
Халыкара музейлар көнендә, 18 майда, «Татарстан кинематографы тарихы» дигән беренче даими экспозициянең тәкъдиме уза. Бу мәйданчык тамашачыларга милли кинематографның үсеш тарихы – кинопроизводство һәм кинопрокатның беренче адымнарыннан алып заманча казанышларына кадәрге этаплары белән танышу мөмкинлеге бирә. Киләчәктә анда мәктәп укучылары һәм студентлар өчен кино-дәресләре дә оештырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз