27 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә геология-минералогия фәннәре кандидаты, Татарстанның табигать тарихы музееның әйдәп баручы белгече, сирәк очрый торган палеонтологик һәм минералогик табылдыкларны җыю белән шөгыльләнүче Олег Павлович Шиловский белән очрашу булачак. Чарада катнашучылар геолог профессиясен башка яктан ача алачак, эшнең кызыклы үзенчәлекләре, өстенлекләре һәм кимчелекләре турында беләчәк. Ә иң мөһиме: экспедицияләрдән алып кайтылган табылдыкларны, шул исәптән кыйммәтле ташларны, күрү мөмкинлеге дә була.
Керү ирекле!
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 567-80-37