21 октябрьдә Ташкент шәһәренең Анхор-Локомотив мәдәният һәм ял паркында Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-мәгариф үзәге каршындагы Татар яшьләр Советы үзенең 10 еллыгын көз бәйрәме - ТATAR FEST белән билгеләп үтте. Чара Татар иҗтимагый мәдәни-мәгариф үзәге тарафыннан парк дирекциясе ярдәмендә оештырылган иде.
Тантаналы ачылышта Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Илчелеге киңәшчесе, Үзбәкстанда Россотрудничество Вәкиллеге җитәкчесе В. Н Шулика, Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Р.Ә.Шакиров, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-мәгариф үзәге рәисе Р.Х.Нәбиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре Форумы рәисе Т.М.Яруллин катнашты.
TATAR FEST кысаларында парк мәйданчыкларында чүлмәк вату, аркан тарту кебек татар халык уеннары узды. Шулай ук татар халкының милли-гамәли сәнгать һәм савыт-саба күргәзмәсе оештырылды. Аерым мәйданчыкта көч сынашу ярышлары да үткәрелде, анда теләгән һәркем кул көрәше һәм воркаутта үз мөмкинлекләрен сынап карый алды. “Patriot” мотоклубында катнашучылар чыгышы бәйрәмнең кульминациясе булды, анда катнашучылар техника белән идарә итү буенча осталыкларын күрсәтте, кызыклы конкурслар үткәрде.
Кичәнең тантаналы өлешеннән соң паркның амфитеатрында зур концерт программасы булды.
Бәйрәм татар халкының “Туган тел” гимны белән тәмамланды.