«Әкият» курчак театры татар һәм рус телләрендә курчак театры өчен пьесалар конкурсы игълан итә. Конкурс театр репертуарын яхшырту һәм яңа авторлар табу максатыннан уздырыла.
Әлеге чара Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Театр әһелләре берлеге һәм «Әкият» Татар дәүләт курчак театры тарафыннан гамәлгә куелган.
“Курчак театры өчен яңа пьеса” конкурсына курчак театры өчен 2017 елга кадәр татар һәм рус телләрендә язылган оригиналь пьесалар кабул ителә.
Конкурста әдәби әсәрләр нигезендә язылган пьесалар һәм инсценировкалар катнаша алмый. Авторның үз әсәрләре һәм фольклор нигезендә язылган әсәрләр булса гына кабул ителә. Спектакльләр профессиональ театрларда һәм антрепризларда куелмаган, матбугатта басылмаган, конкурсларда катнашмаган булырга тиеш.
Конкурс нигезләмәсе белән тулырак театр сайтында танышырга мөмкин www.puppet-show.ru
Бәйге ике этапта үткәрелә.
Пьесалар 2018 елның 1 ноябреннән 2019 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.