Пилот проектында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы катнаша.
Татарстанда 2019 елга республика министрлыкларының өстенлекле максат һәм бурычлары өчен ачык онлайн-тавыш бирү башланды. Иң мөһимнәре ТР дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү ярдәмендә ачыкланачак.
Оештыручылар белдергәнчә, тавыш бирү дәүләт идарәсе башкарма органнарының максат һәм бурычларын гаммәви формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгатьчелек күзәтүе буенча пилот проекты кысаларында үткәрелә.
Тавыш бирүдә катнашу өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка кереп, өстенлекле дип санаган вариантны сайларга кирәк. Бирелгән максат һәм бурычларның яртысын сайларга яисә үз вариантыңны тәкъдим итәргә була. Тавыш бирү 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр ведомстволар каршындагы Иҗтимагый советларда каралачак. Нәтиҗәдә 2019 елга өстенлекле булган максатлар билгеләнәчәк.