23 октябрьдә 19.30 сәгатьтә В.И. Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексы кинозалында республиканың яшь кинорежиссеры Павел Москвинның “Пустота” фильмы күрсәтеләчәк. Ул үзенең тулы метражлы дебютын тәкъдим итәчәк һәм кинодан соң тамашачы белән аралашачак. Фильмның Россия премьерасы күптән түгел Благовещенскида «Амур көзе» кино һәм театр фестивалендә узды. Картина агымдагы елның ноябрь аенда булачак Россия киноларын күрсәтү буенча иң эре мәйдан - «Спутник над Польшей» фестивалендә катнашу өчен сайлап алынган.
"Пустота» - узган гасырның 90 нчы елларында булган Россия-Чечня конфликты вакыйгалары белән сугарылган фильм.
«Пустота» фильмы белән “Кино вакыты” дирекциясе иҗади очрашулар һәм премьералар циклын ачып җибәрә. Цикл кысаларында чираттагы фильм итеп Мәскәүнең яшь режиссеры Борис Гуцның «Фагот» тулы метражлы дебют фильмы премьерасы тәкъдим ителә. Чара 30 октябрьдә узачак.