19 октябрьдә «Әкият» татар дәүләт курчак театрында Голландия язучысы Анни Шмидтның әкияте буенча куелган “Принцесса Крапинка” спектакленең премьерасы булды.
Татар дәүләт курчак театры сәхнәсенә аны театр артисты Эльвира Гыйлемханова куйган, сәнгать бизәлеше өстендә Екатерина Спиридонова эшләгән, ә музыкасын ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин язган. Спектакль үзенең гадәттән тыш сценографиясе белән шаккатыра. Матур һәм күләмле декорацияләр, гаҗәеп курчаклар, музыка – спектакльне уңышлы иткән. Балалар тамашадан канәгать калды. Спектакль 5 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен куелган.
Әкиятнең авторы - Анни Шмидт (1911-1995) үз ватаныннан читтә дә танылган язучы. Ул Х.К. Андерсен исемендәге Алтын медаль иясе, дөньяның иң танылган әкиятчеләре белән бер рәттә тора. Аның әкиятләре нигезендә танылган фольклор сюжеты ята, заманча элементлар, чынбарлыкка якынлык, юмор хас