Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Алла Демидованың шигъри кичәсе булачак

2018 елның 19 октябре, җомга

2018 елның 20 октябрендә  18.00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә РСФСРның халык артисты Алла Демидованың “Блоктан алып Бродскийга кадәр. Х гасырның яраткан шигырьләре” исеме астында шигъри кичәсе була.

Алла Демидова - театр һәм кино актрисасы, шулай ук нәфис сүз остасы. Актриса XX гасыр шагыйрьләре иҗат иткән шигырьләрне үз эченә алган  шигъри программа тәкъдим итә.

Алла Демидова күпкырлы шәхес: ул бик күп театр һәм кино образлары тудырган, үз театрын ачкан, театр тормышы турында 14 китап язган. Соңгы вакытта ул әдәби-шигъри программалар белән чыгыш ясый.

Алла Демидова “Блоктан алып Бродскийга кадәр. Х гасырның яраткан шигырьләре” программасына  күңеленә аеруча якын булган шигырьләрне керткән. Авторлык башкару таныш шигырьләрдә яңа мәгънә ачарга, аларны кабат яратырга мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International