17 октябрьдә Казанда «Казан көзе» VIII Халыкара опера фестиваленең йомгаклау концерты булды.
Кичәдә Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский чакыруы буенча килгән Әзербайҗанның халык артисты, Россиянең Зур театры солисткасы, Венаның дәүләт опера һәм Латвия операсы солисткасы Динара Алиева чыгыш ясады.
Опера җырчысы (сопрано) башкаруында Дж.Верди, Дж. Пуччини, К. Сен-Санс, А.Дворжак, С. Рахманинов, П. Масканья, Ф. Чилеа операларыннан өзекләр яңгырады.
Быел «Казан көзе» концерт сезонының өч концерт кичәсендә Россия опера сәхнәсе йолдызлары катнашты: «Геликон-Опера» солисткасы Ольга Толкмит һәм Зур театрның әйдәп баручы баритоны Андрей Жилиховский, шулай ук дөньякүләм опера йолдызы - К. Станиславский һәм В. Немирович –Данченко исемендәге театрның әйдәп баручы солисткасы, Россиянең халык артисты Хибла Герзмава.