26 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Зиннур Хөснияр әсәре буенча куелган «Ут чәчәге» спектакленең премьерасына чакыра.
Мәликә әтисенең үлемен авыр кичерә. Бу вакытта аның әнисе Гөлчәчәк үзенең шәхси тормышы турында гына борчыла. Кайгы кыз белән ананы бер-берсеннән аера. Мәликә чынбарлыкны кабул итә алмый, аның башка тормыш белән яшисе килә, хыялларын чынга ашырырга тели. Ул наркотиклар белән мавыгып китә...
«Әсәрнең темасы – наркомания. Режиссер буларак, мин баланың наркотикларны ничек кулланганын күрсәтәсем килмәде. Шуңа без хореографа Нурбәк Батулла белән әлеге процессны бию аша җиткерергә булдык. Тату сәнгатендә пәрәвез һәм үрмәкүч сүрәте наркоман дигәнне аңлата. Спектакльдә без ул образны кулландык, кеше-үрмәкүч герое барлыкка килде», - дип уртаклашты режиссер Илфат Камалиев.