22 октябрь көнне 16.00 сәгатьтә Н.И.Лобачевский музееның күргәзмәләр залында КФУның Штукенберг исемендәге геологик музей тарафыннан әзерләнгән “Метеорит эчендә нәрсә бар?” исеме астында күргәзмә ачыла.
Күргәзмәнең төп максаты: тикшеренү эшчәнлеге һәм фәнни ачышларга карата кызыксыну уяту. Оештыручылар моңа хәзерге заман фәненең Җир һәм Галәмне өйрәнүдәге казанышлары турында сөйләп ирешергә ниятли.
Метеоритлар Җирне Галәм белән бәйләп тора. Аларны өйрәнү галимнәргә үзебезнең һәм башка планеталарның табигатен яхшырак аңларга мөмкинлек бирә. Метеоритлар - Кояш системасының иң гади минераль матдәсе.
Күргәзмәдә А.А. Штукенберг исемендәге Геология музеенда сакланучы метеорит коллекциясенең шактый өлеше тәкъдим ителгән. Биредә җир шарының төрле почмакларыннан җыелган 242 метеорит, тектит, импактит урын алган.
Күргәзмәне уздыру вакыты: 2018 елның 22 октябреннән 2019 елның 20 гыйнварына кадәр.
Алдан язылу өчен телефоннар: +7 (960) 031-01-30, +7 (843) 238-15-73.