«Мир» кинотеатрында «Бибинур» фильмын кабат күрсәттеләр

2012 елның 9 апреле, дүшәмбе
8 апрельдә «Мир» кинотеатрында Юрий Фетингның «Бибинур» картинасы кабат күрсәтелде.
Фильмга Казан шәһәренең татар мәктәпләре һәм гимназияләре укучылары чакырылган иде.
Фильм тәмамлангач, зал сәхнәсендә кинокартинада рольләр башкарган актерлар –Татарстан Республикасының Атказанган артисты Хәлимә Искәндәрева (Замирә) һәм Резеда Һадиуллина (Бибинурның яшь чагы) чыгыш ясады. Әңгәмә башланганчы, тамашачылар фильмда төп рольне башкарган Фирдәвес Әхтәмованы искә алып бер минут тын калды. Татарстан Республикасының Халык артисты быелның 21 февралендә 73 нче яшендә вафат булды. Кинокартинада уйнаган актерлар тамашачыларның барлык сорауларына бик теләп җавап бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International