Азнакайда «Кияү балакай» фильмын төшергән иҗат төркеме белән очрашу булды

2012 елның 9 апреле, дүшәмбе
7 – 15 апрельдә Азнакайда традицион «Татарстан киносы атналыгы» уза. Шәһәр халкына VII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең иң яхшы фильмнары һәм республикада төшерелгән фильмнар күрсәтеләчәк.
7 апрельдә Шәһәрнең Мәдәният сараенда «Кияү балакай» фильмының иҗат төркеме белән очрашу узды. Тамашачылар белән очрашуга кинокомедиядә төшкән актер Эдуард Үтәгәнов һәм фильмның продюсеры Дамир Дәүләтшин килгән иде. Фильм тәмамлангач, кунаклар тамашачыларның сорауларына җавап бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International