С.Сәйдәшев исемендәге ЗДКЗда Габдрахман Әпсәләмовка багышланган музыкаль кичә уза

2012 елның 9 апреле, дүшәмбе
14 апрельдә 18.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗда татар әдәбияты классигы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Габдрахман Әпсәләмовның 100 еллыгына багышланган “Мәңгелек кеше” исемле әдәби-музыкаль кичә узачак.
Камал театры артистлары тамашачыны язучы иҗатының төп чорлары белән таныштырачаклар, Әпсәләмов әсәрләреннән, аның истәлекләреннән, хатларыннан, көндәлекләреннән өзекләр укыячаклар. Шулай ук Әпсәләмов шигырьләренә язылган җырлар яңгыраячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International