Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, 18-28 октябрь көннәрендә «Мир» кинотеатрында SHNIT CINEMAS-2018 Халыкара кыска метражлы кино фестиваленең иң яхшы 7 фильмы күрсәтеләчәк.
SHNIT халыкара кино фестивале беренче тапкыр 2003 елда Швейцариядә үткәрелгән. Бүген ул үзенчәлекле мобиль фестиваль, бер үк вакытта 5 континентта уза. Россия SHNIT-Фестивальне беренче тапкыр 2014 елда кабул итте, шул ук вакытта программага Россия фильмнары да кертелде. 2018 елның темасы — «Во все тяжкие» (Going wild). Бу елның халыкара конкурсына дөньяның 136 иленнән яшь режиссерлар тарафыннан җибәрелгән 3000нән артык гариза кабул ителгән. Халыкара конкурс фильмнары оригинал телендә рус субтитрлары белән, Россия фильмнары – инглиз субтитрлары белән күрсәтелә.