20 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Казанда сигезенче тапкыр София Гобәйдуллина исемендәге «Concordia» халыкара заманча музыка фестивале узачак.
Бөтен дөньяда танылган композитор исемендәге фестивальгә Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Александр Сладковский нигез салган һәм хәзер ул эре халыкара заманча музыка форумы статусына ия. Быел фестивальдә маэстро Александр Сладковский чакыруы буенча Россиянең танылган композиторлары - Сергей Слонимский һәм Алексей Рыбников, шулай ук Австриядән танылган скрипкач Райнер Хонек, Петербургның күренекле альтисты Алексей Людевиг һәм дирижер Гавриэль Гейне кунак булачак.
Фестивальнең дүрт көне кысаларында Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры Казан тамашачысына заманча композиторларның уннан артык премьера әсәрен тәкъдим итәчәк. Концерт-ачылыш тантанасында заманның күренекле композиторы, Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең халык артисты, Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург консерваториясе профессоры Сергей Слонимский катнашачак. Ул Казанда беренче тапкыр үзенең ике әсәрен тәкъдим итәчәк: 33нче симфонияне, “Восхождение һәм триумф” симфония поэмасын.
Фестивальнең беренче көнендә тамашачылар София Гобәйдуллинаның “Поэма-әкияте”н, Дмитрий Шостаковичның “Соната для альта, струнных и челесты” әсәрен ишетә алачак. Солист буларак Санкт-Петербургтан танылган альтист, халыкара конкурслар лауреаты Алексей Людевиг чыгыш ясачак. Дирижер - Александр Сладковский.
Фестивальнең икенче көне, 24 октябрьдә, күренекле Совет һәм Россия композиторы, Россия Федерациясенең халык артисты, Россия Федерациясе Композиторлар берлеге рәисе Алексей Рыбников иҗатына багышлана. ТР Дәүләт симфония оркестры һәм маэстро Александр Сладковский беренче тапкыр композиторның “Скоморох”, “Төнге җыр” һәм “Музыка Ликии" әсәрләрен, шулай ук 6нчы Симфонияне тәкъдим итәчәк.
Фестивальнең өченче көне, 31 октябрьдә, зур музыкаль вакыйга белән билгеләп үтелә. "Concordia» фестивале кысаларында Казанда дөньякүләм премьера узачак: ТР Дәүләт симфония оркестры һәм Александр Сладковский башкаруында беренче тапкыр Анна Поспелованың «Equilibrio» әсәре яңгыраячак.
Фестивальнең йомгаклау көнендә, 3 ноябрьдә, Александр Сладковский һәм Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестрының Австриядән килгән кунагы - скрипкада уйнаучы һәм дирижер, Венаның филармония оркестры концертмейстеры Райнер Хонек булачак. Солист һәм оркестр башкаруында Казанда беренче тапкыр Мәскәү композиторы Александр Чайковскийның Бавар радиосы оркестры дирижеры Марис Янсонга багышланган "Бакча симфониясе" яңгыраячак (аның премьерасы 2014 елда Мюнхенда "Рус төннәре"программасында булды). Визит кысаларында чакырылган солистлар Татарстан симфония оркестры музыкантлары өчен мастер-класслар үткәрәчәк.
"Әлеге фестиваль Казанда һәрвакыт булыр дип өметләнәм. Үз вакытында аны үткәрү турында карар кабул итү бик дөрес булган. Җиде ел эчендә Казанда беренче тапкыр 54 әсәр башкарылган", - дип билгеләп үтте Александр Сладковский.
Моңа кадәр үткәрелгән фестивальләрдә София Гобәйдуллина, Давид Герингас, Юрий Башмет, Гия Канчели, Андрей Эшпай, Ксения Башмет, Сергей Накаряков, Игорь Федоров, Лукас Генюшас, Рөстәм Кудояров, Андрес Мостонен, Кристофер Мулдс катнашкан.