Режиссер Влада Васильеваның«Рабочий момент» уен фильмы XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә “Иң яхшы кыска метражлы фильм” өчен бүләк алды.
Кино төшерүдә Казан дәүләт мәдәният институтының кинематография һәм телевидение факультеты студентлары һәм укытучылары катнашкан. Шунысы игътибарга лаек, төшерү мәйданчыгында тәҗрибәле осталар да, яшь кинематографистлар да эшләгән. Фильм күп кенә кинофестивальләрдә катнаша. Шул исәптән, ул 1-7 октябрь көннәрендә Төмәндә узган «Ноль Плюс» V Халыкара гаилә һәм балалар киносы фестиваленең кыска метражлы фильмнары халыкара конкурсының шорт-листына эләккән. Әлеге кинофестивальнең максаты - балалар, яшүсмерләр, гаиләләр өчен гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалауга: дуслык, гаилә, хезмәт, иҗат итүгә, белем алуга омтылышны үстерүгә юнәлдерелгән, игелеклелек, дустанә мөнәсәбәт, кайгыртучанлык, үзара хөрмәт, юморга өстенлек бирүче фильмнар һәм мультфильмнар тәкъдим итү.
Төмәндәге фестиваль эшендә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Казан дәүләт мәдәният институтының 5 курс студенты һәм фильмның креатив продюсеры Мария Макарова катнашты. Ул фестивальнең оештыру комитеты эшенә югары бәя бирде. «Ноль Плюс TV» онлайн платформасын төбәкләрдә популярлаштыруда ярдәм итәсе килә», -дип сөйләде ул.
Яшь кинематографист “Космос” үзәгендә «Рабочий момент» фильмын тәкъдир итте һәм тамашачылар белән интерактив үткәрде. Аннары Мария “Төмән өлкәсендә һәм Россиядә кинопедагогика үсеше” дигән түгәрәк өстәл эшендә катнашты, анда ул яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук студентыбыз, Төмән шәһәренең 70нче мәктәбенә барып, коллективны һөнәри бәйрәмнәре, Укытучылар көне, белән тәбрик итте һәм уку процессына кинопедагогиканы кертү үзенчәлекләре турында сөйләде.
Фестивальнең ГРАН-ПРИ бүләген Россиядән режиссерлар Ирина Журавлева, Владислав Гришин төшергән “Камчатка аюлары. Тормыш башлану” документаль фильмы алды. Мария Макарова әлеге картинаны РФ төбәкләре буенча таныту өлкәсендә эшли, ул фильм командасы исеменнән бүләк алды һәм бай тәҗрибә, онытылмаслык хис-кичерешләр өчен оештыручыларга рәхмәтен белдерде.